Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлатта спорт бәйрәме

Узган ялда Норлат авылының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча ачык турнир булып узды. Ул чын мәгънәсендә спорт, дуслык бәйрәменә әверелде.

Турнирда төрле буын волейболчыларыннан торган 4 команда катнашты. Алар, үзләренең өй эшләрен, укуларын, эшләрен калдырып, үз командаларының данын якларга, спортта осталыкларын күрсәтергә җыелды.

Киеренке көрәштә яшь, перспективалы тренер Адель Әфләтунов җитәкчелегендә Норлат урта мәктәбенең иң яшь "Нур" волейбол командасы җиңү яулады.

Икенче урында – туган мәктәбендә чыныккан студентлар командасы.

Хатын-кызлар волейболы ветераннары өченче урында. Аларның тренеры-хөрмәтле Рәмзия Латыйпова.

Турнирда катнашучыларның барысын да котлыйбыз һәм яңа спорт җиңүләре, чын дуслык, нык сәламәтлек телибез.

Барлык оештыручыларга, спонсорларга, әлеге искиткеч спорт чарасы судьяларына рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев