Фронтка ярдәм – бердәм тырышлык белән!
Фронт госпиталенең Курск өлкәсендәге заявкасы буенча кергән ярдәм акчалары хисабына 8040 сумлык дарулар сатып алынды.
Бүген Мулла Иле авылыннан волонтёрыбыз госпитальгә кирәкле 7000 сумлык дарулар китерде. Шулай ук Мифтиевлар гаиләсе тарафыннан 10 шешәле су, ә Зур Өтәк авылының уңган хатын-кызлары тарафыннан маскировка челтәрләре үрү өчен киселгән тасмалар тапшырылды.
Олы Ачасыр авыл җирлеге башлыгы Илнур Саттаров әлеге авыл волонтёрлары үз куллары белән әзерләгән 2 маскировка челтәрен һәм 3350 сум акча алып килде.
Норлат, Олы Ачасыр, Бакырчы, Мулла Иле, Зур Өтәк авылларының барлык хезмәт сөючән волонтёрларына, шулай ук матди һәм гуманитар ярдәм күрсәтүче мәрхәмәтле якташларыбызга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
Бердәмлегебез, игелегебез һәм ярдәмебез – безнең иң зур көчебез.
Норлатның «Өмет» волонтерлар штабы
Нет комментариев