Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат балалар йортында 8 мартка багышланган бәйрәм концерты узды

Норлат балалар йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан искиткеч бәйрәм концерты узды.

Бу көнне «Изге йортыбыз» җылылык, наз һәм ихлас котлаулар белән тулды.

Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр үз остазлары җитәкчелегендә чын сәнгать бәйрәме бүләк иттеләр. Сәхнәдә яңгыраган тирән мәгънәле шигырьләр, назлы җырлар һәм дәртле биюләр аша балалар үзләренең чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр. Һәр чыгышта — балалар җанының җылысы, хезмәткәрләргә — һәркөнне үзләренә гаилә җылысы бүләк итүче хатын-кызларга булган олы хөрмәте чагылды.

Бәйрәм кичәсе көтелгәннән дә күркәмрәк узды. Тамашачыларның күзләрендәге шатлык яшьләре — балаларның ихласлыгына иң зур бәя иде. Бу көн мәхәббәтнең һәм иҗатның никадәр зур көчкә ия булуын тагын бер кат исбатлады.

Егетләребезнең җор телле, кызыклы чыгышлары һәм гүзәл затларыбызга бирелгән чәчәк бәйләмнәре кичәнең онытылмас бизәге булды!

Кадерле балаларыбыз, безгә шундый тылсымлы минутлар бүләк иткәнегез, дөньяны яктырак һәм игелеклерәк иткәнегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев