Норлат балалар йортында тәрбияләнүчеләр Апасның «Гран Тау» манежында узган футбол турнирында катнаштылар.
Командабыз Апас, Буа, Кайбыч районнарыннан килгән көчле көндәшләр белән лаеклы көрәште.
– Малайлар чын уен осталыгын, ныклык һәм бердәмлек күрсәтеп, мактаулы 2нче урынны яуладылар! Бу — зур тырышлык һәм спортка тугрылык нәтиҗәсе, – дип сөйли Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.
Афәрин, егетләр! Сезнең белән горурланабыз!
Нет комментариев