Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Норлат авылында Корьән ашы узды

Изге Рәгаеб кичендә солдат әниләренә, фронт ярдәмчеләренә хөрмәтле Илгиз Равил улы һәм Фәрит Ярхам улы, бик матур, мәгънәле, мул ризыклы Корьән ашы уздырдылар.

- Биредә кырыкка якын кеше катнашты. Илгиз хәзрәт Рәҗәб аеның үзенчелекләре, Рәгаеб кичәсенең мәгънәсе турында  вәгазь сөйләде, Раил хәзрәт фронтта булган авылашларнын исемнәрен атап дога укылды. Олы Шырдан авылыннан килгэн кунак, шагыйрь Ирек Сафин үзенең шигырьләрен укыды. Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров солдат әниләренә, волонтерларга,  очашуны оештыручы "Мөслимә" мәчете активистларына рәхмәтен беллерде. Солдат әниләре дә үзләренең уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Шул истәлекле очрашуны оештыручыларга, остәлләрне әзерләүчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип яза Норлат авылы активисты Роза Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев