Ниһаять, өйдә! Олы Шырдан авылында танкист Инсафны каршы алдылар
Солдат кайтты хәрби хезмәттән, Авыз итә дуслар, күрше-кулән Мул табында зур сый-хөрмәттән!
Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп, туган нигезенә, әти-әнисе янына солдат кайтты! 2 нче июнь көне Закиров Ислам Искәндәр улы гаиләсе өчен онытылмаслык зур шатлыклы вакыйгага әверелде. Уллары — танкист Инсаф Ислам улы, безнең ышанычны аклап, намусына тап төшермичә, хәрби хезмәтен тәмамлап өенә кайтты.
Армиядән хезмәт итеп кайткан егетне каршылау — үзе бер зур бәйрәм. Инсафны лаеклы рәвештә каршы алырга күп санлы туганнары, күршеләре һәм Олы Шырдан мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелды. Түгәрәк һәм мул табын артында узган бу очрашу һәркемнең күңелендә гомергә сакланырлык җылы бер чара булды.
Ир-егет булып илебезне саклаган, хәзерге вакытта армия сафларында хезмәт итүче барлык егетләребезгә дә исән-сау, тыныч күк йөзе астында туган йортларына әйләнеп кайтырга язсын!
Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев