Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Акъегет авылында «Нәүрүз килә — яз килә» дигән чара узды

15нче март көнне Акъегет авылында борынгыдан килгән матур йоланы искә алдылар.

- Нәүрүз бәйрәме алдыннан, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар белән бергә һәр йортка кереп, бәйрәм күчтәнәчләре җыеп йөрдек. Изге Рамазан аенда игелекле эшкә үз өлешен керткән һәр авылдашыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Аллаһы Тәгалә сезгә исәпләмәгән җирдән муллык һәм бәрәкәт арттырып бирсен. Аеруча авылыбыз китапханәчесе Рәсимә Зиннуровага зур рәхмәт! Ул балаларны үзенең тәмле коймаклары белән сыйлады. Балалар бик канәгать калды, рәхәтләнеп сыйландылар. Рәсимә, тәмле коймакларың өчен мең рәхмәт, – дип яза Акъегет мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәшидә Борһанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев