Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан Бакырчы авылында фельдшер белән әңгәмә узды

Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне уңаеннан Бакырчы авылында фельдшер Рәмилә Яруллина белән әңгәмә кордылар.

Медик күзлегеннән Рәмилә апалары яшүсмерләр өчен бик күп кирәкле мәгълүмат бирде. Балаларны кызыксындырган сорауларга эчтәлекле җавап бирде. Ә китапханәче Гөлнур Бакаева статистик мәгълүматлар китерде.

Наркотиклар – ул нерв системасына йогынты ясарга һәм кешенең аңын үзгәртергә сәләтле матдәләр. Барлык наркотиклар баш миендә бара торган химик процессларда катнаша, аларны үзгәртә һәм бәйлелек үсешенә китерә – даими рәвештә психоактив матдә кабул итүне тудыра. Наркомания – ул психоактив матдәгә каршы барып булмый торган һәвәслек.

Наркомания үсешенең төп билгесе: наркотикка ияләшү, дозаны һәм кабул итү ешлыгын арттыру зарурлыгы, наркотикка физик бәйлелек барлыкка килү – чираттагы доза булмаганда абстинент синдромы яки «ломка» барлыкка килү. Барлык психоактив матдәләр – агулар, ми күзәнәкләре үлү сәбәпле наркотиклар кулланучының кыска вакытлы хәтере бозылу, эмоциональ тотрыксызлык, ярсучанлык, игътибарлылык  бозылу, фикерләү сәләте кимү күзәтелә. Организмдагы барлык агулар бавыр белән зарарсызландырылганга күрә, наркотиклар куллану аның күзәнәкләренең үлеменә һәм цирроз үсешенә китерә.

Организм системаларының даими стимуляциясе аркасында наркоманнарда йөрәк мускуллары бик тиз бетә, һәм иммунитет шактый кими. Моннан тыш, гомуми шприцлардан файдалану һәм җенси гигиенаның еш булмавы аркасында наркоманнар еш кына бер-берсенә В һәм С гепатиты, сифилис һәм ВИЧ-инфекция йоктыра.

Наркоманнар арасында күпчелеге – яшь кешеләр, нигездә 35 яшьтән өлкән түгел. Наркотикларга якынаю күпчелектә «компания өчен», өлкәнрәк булып күренергә теләү аркасында, «проблемалар белән көрәшү» яки кискен тойгылар алу өчен бара.

Наркотиклар сатып алу өчен акча эзләү кешеләрне җәмгыятьнең криминаль катламына күчерә, ә аннары җинаятьләргә, шул исәптән авырларына да этәрә. Наркотиклар куллану үлемне бик тиз якынайта, бу яшьләр арасында үлүчеләр санын арттыра.

Исегездә тотыгыз, наркомания – кыска гомернең озак үлеме ул... Хобби – яшүсмерләр арасында бәйлелекне профилактикалау ысулларының берсе булып тора. Бу шөгыль яшүсмер процесс белән мавыгып китсен һәм аннан ләззәт алсын өчен ирекле булырга тиеш.

Бакырчы мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев