Мулла Илендә милли йолаларга бай Авыл көне узды
Җәйнең иң матур мизгеле — ул, һичшиксез, Сабан туе бәйрәме!
Ә менә Мулла Иле халкы өчен бу бәйрәм үткән шимбәдә аерым бер үзгә төс алып, "Авыл көне" булып гөрләде.
Чара бик матур татар йоласы белән башланып китте: авыл яшьләре, өлкәннәр урам буйлап җырлап-биеп йөрделәр. Хуҗабикәләрдән, яшь киленнәрдән бәйрәм өчен махсус әзерләнгән бүләкләрне җыеп, халыкны мәйданга чакырдылар. Бәйрәмнең ачылышы исә күз явын алырлык хореографик композиция белән башланып китте! 🕺
Тантаналы өлештән соң, бөтен игътибар мәйдан уртасына юнәлде. Биредә олысы-кечесе милли уеннарда үз көчен сынашты:
- Сулы чиләкле көянтә белән йөгерү
- Чүлмәк вату һәм йон эрләү
- Капчык киеп сикерү, аркан һәм таяк тарту
- Җәйге чаңгыда ярышу
- 🥄 Йомыркалы кашык кабып йөгерү
- Һәм иң кызыгы — су салынган табакта суы беткәнче биешү!
Үзешчән җырчыларыбызның дәртле һәм моңлы җырлары бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде.
Милли уеннардан соң халык иң көткән мизгел — татарча көрәш башланды! 🤼♂️ Быелгы бәйрәм батырлары булып түбәндәгеләр калды:
Яшүсмерләр арасында — Әмир Шәйхуллин
Яшьләр арасында — Булат Ганиев
- Күңелле, ярышларга бай Авыл көне бер мизгелдә узды да китте. Авылдашларыбыз, килгән кунаклар рәхәтләнеп ял итте. Быелгы бәйрәм үзенең бәхетле мизгелләре, җылы очрашулары белән хәтеребездә озак саклансын, яңа эшләргә рухландырсын, - дип яза мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев