Мулла Иле мәдәният йортында «Татар сүзе» районкүләм шигырь бәйгесе узды
Халыкара туган тел көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында «Татар сүзе» районкүләм шигырь бәйгесе узды.
Шигърият сөюче райондашларыбыз — олысы да, кечесе дә — сәхнәдән үз иҗатларын, шулай ук билгеле һәм якташ шагыйрьләрнең әсәрләрен яңгыратты.
Бәйге берничә номинациядә үтте, катнашучылар дипломнар белән бүләкләнде. Чараны мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова җитәкчелегендәге бердәм коллектив оештырды.
Мондый авыллар, мондый талантлы кыз-егетләр булганда — милләтебез яши!
Тулырак язманы газетабызда укый аласыз, ә хәзер — игътибарыгызга ФОТОРЕПОРТАЖ тәкъдим итәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев