Мулла Иле мәдәният йортында «Мәкаль юкка гына әйтелми» дип исемләнгән КВН уздырганнар
Мәкаль – энҗе бөртеге кебек, үтә җыйнак жанр.
Анда бер генә артык сүз дә очрамый. Мәкаль – халык авыз иҗатының аеруча күп санлы, һәркемгә таныш борынгыдан килгән һәм хәзер дә актив рәвештә иҗат ителә торган жанры. Аны берәү дә махсус искә төшереп утырмый.
- Мәкальләр, сөйләм сүзләре кебек, хәтергә кереп урнашалар һәм аралашканда кирәк урында үзләрен тиз генә сиздерәләр. Халык авыз иҗаты турында мәгълүмәт бирү максатыннан мәдәният йортында "Мәкаль юкка гына әйтелми" дип исемләнгән КВН уздырдык.
Мәкальләр һәм әйтемнәрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләштек, бик күп төрле кызыклы биремнәр үтәдек, – дип яза Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев