26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә, быел аның тууына 140 ел.
Ул дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, ул гаять зур, бәя биреп бетерә алмаслык рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Еллар үткән, ара ерагайган саен, Тукаебыз безгә якыная, кадерлерәк була бара.
- Мәңге яшь шагыйребезне искә алу уңаеннан Мулла Иле мәдәният йортында "Тукай - милләтебез йолдызы" дигән әдәби кичә үткәрдек. Укучылар Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, - дип яза мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сөйфетдинова.
Нет комментариев