Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле мәдәният йорты янында китапханә белән берлектә балалар өчен бәйрәм оештырдылар

Балалар — зур бәхетнең кечкенә чаткылары, тормышыбызны бизәүче чәчәкләр. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Мулла Иле мәдәният йорты янында китапханә белән берлектә менә дигән балалар бәйрәме уздырдык!

Ишегалдында балалар белән кызыклы уеннар уйнадык, һәр катнашучыга призлар, ә җиңүчеләргә махсус бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең төп кунагы — күңелле аниматор Куян нәниләрнең күңелен бик тиз яулады! Китапханә җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова балаларны яңа матур китаплар дөньясы белән таныштырды.

Чараның икенче өлеше тагын да кызыклырак булды. «Тормыш сызыгы» хәйрия фонды вәкиле Анастика Болдырева балаларга танып-белү мастер-классы күрсәтте һәм барысына да күчтәнәчләр таратты.

«Без җир йөзендә яшәүче һәр баланың тату, ныклы гаиләдә, гамьсез балачак кичереп, әти-әни назын тоеп яшәвен телибез. Балаларның шат елмаюлары яшәешебезне тагын да ямьлерәк итсен. Һәр бала сәламәт, бәхетле булып үссен!» — дип тели Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев