Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Мулла Иле авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына митинг һәм концерт узды

Мулла Иле мәдәният йорты бакчасында урнашкан, яу кырында ятып калучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг һәм бәйрәм концерты үтте.

Сугышта үлеп калган батыр солдатларыбызга, арабыздан киткән сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балалары рухларына авылыбызның «Җәмигъ» мәчете имам хатыйбы Эмиль хәзрәт Җиһаншин хәерле догаларын укып башлап җибәрде бәйрәмне.

- Фронтка безнең Мулла Иле авылыннан 609 авылдашыбыз киткән, шуларның 309ы мәңгелеккә сугыш кырында ятып калган, дип сүзен башлады авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәләхиев.

Ул сугыш чоры балаларына һәм тыл хезмәтчәннәренә чын йөрәктән рәхмәт белдерде, барысына да сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде.

- 9 май – безгә тынычлык һәм ирек биргән, фронтта һәм тылда сугышкан һәм сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн. Дистә еллар уза, буыннар үзгәрә, ләкин Бөек Җиңү, милли горурлык, хәрби дан һәм халкыбызның батырлыгы символы булып безнең йөрәкләрдә кала, – дип әйтеп узды мәктәп директоры Фәнис Кәбиров үзенең чыгышында.

Митинг барышында бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәлгә чәчәкләр куелды.

Митингтан соң бәйрәмгә килүчеләр, мәктәп укучылары һәм мәдәният йортының узэшчән коллективлары концертын карады.

Азатлык өчен гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Аларның исеме, онытылмас эшләре якты маяк булып, буыннардан-буынга күчсен! Һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен.

Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев