Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итүгә зур өлеш керткәне өчен Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллинга «Рәхмәт хаты» тапшырылды
Рәхмәт сүзләре — зур хезмәткә хөрмәт билгесе!
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә ярдәм итү — бүген һәрберебез өчен мөһим һәм изге эш. Бу юнәлештә бердәмлек күрсәтеп, гуманитар ярдәм җыюда, кирәкле әйберләр әзерләүдә һәм матди яктан булышуда үз өлешен керткән һәркем ихтирамга һәм рәхмәткә лаек.
Шушы зур һәм саваплы эштә актив катнашканы, якташларыбызга даими ярдәм күрсәткәне һәм гуманитар йөк әзерләүгә зур өлеш керткәне өчен Күгеш авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллинга «Рәхмәт хаты» тапшырылды.
Бу рәхмәт – бер кешегә генә түгел, ә авыл җирлегендәге бердәмлеккә, ярдәмчеллеккә һәм битараф булмаганнарга бирелгән бәя дә. Авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләр һәм гади авыл халкының тырышлыгы бергә кушылып, зур көчкә әверелә.
Игелекле эшләрегез, ярдәмегез һәм җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт! Бердәмлек һәм үзара ярдәм – безнең көчебез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев