Мәчет – яшь буынга рухи тәрбия бирү учагы: Бишнә авылында мәчеттә балаларга дини тәрбия бирәләр
Мәчет – ул бары тик намаз урыны гына түгел, ә яшь буынга дини белем бирү, рухи тәрбия өләшү, милли гореф-гадәтләрне һәм иман нигезләрен саклап калу үзәге.
Бишнә авыл мәчете дә шушы юнәлештә даими эш алып бара. Аның эшчәнлегенең төп өстенлекләренең берсе – балалар белән эшләү, аларның күңеленә дингә, әхлакка, изгелеккә карата саф караш сеңдерү.
Җәйге каникул – дини сабаклар өчен уңайлы чор
- Җәйге каникуллар башлану белән, мәчеттә балалар өчен махсус дәресләр оештырыла. Бу юлы да гадәттәгечә, балалар белән авыл мәчетенә юл алдык. Монда аларны остаз Гөлсинә апа көтеп алды. Ул күптән инде балаларга дини белем бирә, аларның йөрәкләренә иман, сабырлык, изгелек орлыкларын чәчә, – дип сөйли Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.
Бу дәрестә балалар белән чисталык турында әңгәмә үткәрделәр. Гөлсинә ханым балаларга гөсел, тәһарәт алу, кер юу, өйдә, урамда, мәчеттә чисталык саклауның әһәмиятен аңлатты.
Балаларга дини тәрбия – киләчәккә нигез
Балаларга дини тәрбия бирү – безнең тормышыбызның иң мөһим, иң җаваплы өлкәләренең берсе. Балалар – безнең киләчәгебез, өметебез, дәвамыбыз. Алар үсә, белем ала, холык төзи. Без аларга нинди нигез салсак – алар шул нигездә үсәчәкләр.
Ата-бабаларыбыз әйткән: «Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Бу сүзләрнең дөреслеген тормыш күп мәртәбә исбатлады. Кеше кечкенәдән нинди әхлак, гадәт, дини караш алса, шуның белән яши. Шуңа күрә һәр сабак, һәр киңәш, һәр сүз – баланың киләчәк тормышына юл яза.
Мәчеттәге дәресләр балаларга:
- чисталыкны, тәртипне өйрәтә;
- Аллаһы Тәгаләгә ышанычны ныгыта;
- әти-әнигә, олыларга хөрмәт тәрбияли;
- намаз, дога, изге гамәлләргә өйрәтә;
- яхшылык, сабырлык, рәхмәтлелек кебек сыйфатларны үстерә.
Бала кечкенәдән үк:
- үз-үзенә хезмәт күрсәтергә,
- билгеле бер режимны үтәргә,
- нәрсәне эшләргә ярый, нәрсәне эшләргә ярамый икәнен белергә тиеш.
Остаз Гөлсинә апа балаларны тәрбияләүгә бөтен күңелен сала. Аның дәресләре балаларда тирән эз калдыра, йөрәкләренә иман нуры сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев