Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Кызыл, сары, яшел!»: Олы Карагуҗада Светофор көнен ничек каршыладылар?

Олы Карагуҗа мәдәният йортында Халыкара светофор көне бик күңелле һәм танып-белү форматында узды!

Авылыбызның нәниләре өчен искиткеч уен программасы оештырылды. Балалар тарихка кечкенә генә сәяхәт ясадылар: дөньяда иң беренче юл көйләүченең кайчан барлыкка килүен белделәр. Аннары малайлар һәм кызлар юл йөрү кагыйдәләрен гамәлдә сынап карадылар. «Кызыл, сары, яшел» дип аталган хәрәкәтле уенда алар үзләренең игътибарлылыгын һәм җитезлеген күрсәттеләр. Уен кызыклы гына түгел, ә бик файдалы да булды!

 Бу хакта хәбәр итә Олы Карагуҗа мәдәният йорты мөдире Миләүшә Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев