Урамнарда бозлавык булу сәбәпле, Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сак булыгыз, бозлавык!» дигән махсус буклетлар әзерләп таратты.
Үзегезне һәм якыннарыгызны имгәнүләрдән саклау өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотыгыз диела анда:
- Ашыкмагыз! Кирәк җиргә алданрак чыгарга тырышыгыз.
- Аяк киемен дөрес сайлагыз. Таймый торган аяк киеменә өстенлек бирегез.
- Дөрес атлагыз. Бөтен табанга басарга, тезләрне азрак бөгеп, җиңелчә алга иелеп йөрергә тырышыгыз.
- Куллар кесәдә булмаска тиеш – алар егылган очракта тигезлекне сакларга ярдәм итә.
Бәлагә тарыган очракта, кичекмәстән 101 яки 112 номерларына мөрәҗәгать итегез.
Юлларда сак булыгыз, сәламәтлегегезне саклагыз!
Нет комментариев