Күгәй авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында «Хәтер мәңгелек» дигән тарихи сәгать үткәрелде.
Балаларга сугыш башланган көннәр, аның авыр нәтиҗәләре, Ватандашлар һәм авылдашлар батырлыгы, "Хәтер шәме" Халыкара акциясе турында мәгълүмат бирелде.
Барлык катнашучылар яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Һәр кеше тыныч тормышның кадерен белеп, Бөек Җиңү өчен үзеннән өлеш керткәннәрне онытмый яшәсен иде.
Нет комментариев