Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Космоска юл»: Мулла Илендә балалар Галәм серләрен ачты

12 апрель – Космонавтика көне. Бу көн бөтен дөньяда кешелекнең иң батыр һәм зур ачышларыннан берсе – Галәмгә беренче очышны искә алу көне булып тора.

Ә Мулла Иле мәдәният йортында бу вакыйга «Космоска юл» дигән танып-белү сәгате белән билгеләп үтелде.

Чара балаларның Галәм, Кояш системасы планеталары һәм космик киңлекләрне үзләштерү тарихы турындагы белемнәрен киңәйтүгә юнәлдерелде. Кичә кызыклы, мәгълүматлы һәм балалар өчен бик файдалы булды.

Танып-белү сәгате дәвамында балалар:

  • Галәмнең серле дөньясы белән танышты – Кояш системасының планеталары, аларның үзенчәлекләре һәм космик объектлар турында күп кенә яңа фактлар белде.
  • Космос турында китаплар карады – Китап күргәзмәсе балаларга космик киңлекләрнең матурлыгын, йолдызларның яктылыгын, планеталарның зурлыгын күз алдына китерергә мөмкинлек бирде. Рәсемнәр, схемалар, космик карталар – барысы да балаларның игътибарын җәлеп итте.
  • Юрий Гагарин турында белде – Балалар кешенең космоска беренче очышы тарихы, беренче космонавт Юрий Гагаринның батырлыгы белән танышты.

– Мондый чаралар балалар өчен бик мөһим. Алар фәнгә, техникага һәм космосны өйрәнүгә кызыксыну уята, патриотик хисләр тәрбияли – Гагарин кебек батырлар белән горурланырга өйрәтә, балаларның дөньяны танып-белүгә омтылышын арттыра, китап укуга, белем алуга этәргеч бирә, – дип сөйләде Мулла Иле мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Гөлназ Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев