Космос көне – тарихыбыздагы иң якты бит: Бишнәдә Гагаринны искә алдылар
Космос көне – тарихыбыздагы иң якты битләрнең берсе!
12 апрель – кешелек дөньясы өчен онытылмаслык дата. Нәкъ менә шушы көнне Юрий Гагарин галәм киңлекләренә беренче сукмакны салды.
Гагарин кем ул?
Космосның батыр йөрәкле рыцаре.
Илебезнең данлыклы улы.
Урта буын өчен – кабатланмас үрнәк һәм идеал.
Өлкән буын өчен – чын геройлык символы.
108 минут эчендә ул планетабыз тирәли әйләнеп чыкты һәм "Мин Җир горизонтын күрәм. Гаҗәеп матур яктылык!" дигән сүзләре белән дөньяны таң калдырды.
Бишнә мәдәният йортында без бу көнне балалар белән бик күңелле үткәрдек:
Кояш системасы планеталарын, йолдызларны ясап буядык.
Һәр планетаны үз урынына урнаштырдык.
Балалар үзләрен чын космонавт итеп хис иттеләр – "скафандрлар" киеп, галәмгә "очтылар".
Бу экскурсия нәниләр күңелендә зур кызыксыну уятты. Кем белә, бәлки алар арасыннан да киләчәктә яңа Гагариннар чыгар!
Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев