Көч тә, дәрт тә, бердәмлек тә бар!
Һәр яңа туган көн – үзе бер бәйрәм. Ә җәйге авыл тормышының һәр көне икеләтә бәйрәмгә тиң. Табигатьнең иң матур чагы, хезмәт нәтиҗәләре күренә башлаган вакыт, кешеләрнең күңелләре күтәренке булган мәл – боларның барысы да Сабантуй рухы белән аваздаш.
Татар Наратлысы авылында күптән түгел генә мөселманнарның изге Корбан гаете узды. Аның артыннан ук авыл халкы тагын бер көтеп алынган шатлыклы бәйрәмне – Авыл көнен каршы алды. Тантаналы өлешендә Илсур Касыймов мәйданга җыелган халыкны бәйрәм белән котлап, авылның хөрмәтле аксакалларын һәм хезмәт ветераннарын бүләкләде. Бөек Ватан сугышы елларының авырлыкларын күргән, сугыштан соң илне торгызуда намуслы хезмәт куйган өлкән буын вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерелде. РФ Федерациясе Президенты Указы нигезендә тапшырылган «Хезмәт батырлыгы шәһәре» истәлек билгеләре белән Сәлимә Гыймадиева (92 яшь) һәм Рафил Касыймов (88 яшь) бүләкләнде. Аларның фидакарь хезмәт юлы яшь буын өчен үрнәк булып тора.
Тантанада, шулай ук, район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды. Карашәм авылында актив җәмәгать эшчәнлеге алып баручы Илһамия һәм Хәмит Хәлиуллиннар бүләкләнде. Нәкъ менә шул көнне Әлфия Зәйнуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул авыл тарихында үзенең якты эзен калдырган шәхесләрнең берсе. Депутат буларак күп еллар дәвамында кешеләр мәнфәгатен кайгырта. Әмма аның тормыш юлы җиңелләрдән булмый, яшьли тол калып, дүрт баласын үстерә, фермада алдынгы савымчы була. Янгын чыгып, йорт-җире белән бергә бөтен мөлкәте диярлек көлгә әйләнә. Әмма бу авырлыкларның берсе дә аны сындырмый. Сабырлыгы, түземле булуы белән күпләргә үрнәк ул.
Мәйданның иң тәмле почмакларының берсе – чәй табыны. Өстәлләр сыйдан сыгылып торды, ә табын түрендә, исә, бәйрәмнең аерылгысыз символы – самавыр урын алды. Авылда тәмле коймак пешерү остасы буларак танылган Сәрия Димьянова бәйрәм өчен махсус камыр әзерләгән. Коймакны кызы Альбина пешерсә, аңа Румия Сәгъдиева ярдәм итте. Икесе дә эшне җитез башкарып, кунакларны табадан гына төшкән кайнар коймаклар белән сыйлады.
Бәйрәм буе мәйданда шат авазлар яңгырады. Өлкәннәр аралашты, яшьләр көлеште, балалар бүләкләр көтеп уеннан уенга йөрде. Күрше авыллардан да кунаклар килгән иде. Алар бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, бәйгеләрдә актив катнашты. «Авыл кечкенә булса да, бик матур. Иң мөһиме – ул әле дә яши, кешеләрне үзенә тартып тора», – диделәр.
Көч сынашу бәйгеләре һәрвакыттагыча аеруча зур кызыксыну уятты. Ир-егетләр арасында 24 килограммлы гер күтәрү ярышында Татар Танае авылыннан Рәмис Уразовка тиңнәр булмады. Ул 28 тапкыр күтәреп, I урынны яулады. Карашәмнән Фирнат Зиннәтуллин 15 тапкыр күтәреп, II урынга лаек булды.
Хатын-кызлар да сынатмады. 24 кило граммлы герне күтәрүдә апалы-сеңелле Гөлнур белән Гөлшатның осталыгы һәм җитезлеге сокландырды. Беренчелек – Гөлнурга, II урын Гөлшатка бирелде.
Көлке һәм шатлык тудырган уеннар да җитәрлек иде. Чүлмәк вату уенында быел чиләк кулланырга булганнар. Әмма беренче булып чыккан Азалиянең дәрте шулкадәр көчле иде ки, бер генә сугу белән чиләкнең төбендә зур тишек пәйда булды. Өлкән буын вәкилләре дә яшьләргә үрнәк күрсәтте. 88 яшьлек авыл имамы Рәхимулла ага Гайнуллин күз бәйләнгән килеш тә төгәллек күрсәтеп, чиләккә туры тидерде. Аның артыннан 92 яшьлек Сәлимә апа Гыймадиева да сынатмады: «Әле көч бар, димәк, яшәргә дә дәрт бар!» – дип шаяртты ул.
Бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләренең берсе, әлбәттә, әтәч тоту булды. Иреккә чыккан әтәч тиз генә куе кычыткан арасына кереп яшеренде. Катнашучыларның күпчелеге чигенсә дә, Радик Касыймов тәвәккәллек күрсәтте. Ул кычыткан арасына кереп, хәйләкәр кошны тотты һәм бәйрәмнең төп бүләкләренең берсенә ия булды.
Балалар өчен бу көн аеруча истәлекле булды. Алар һәр уенда диярлек катнашып, бүләкләр җыйды, рәхәтләнеп күңел ачты. Кичкә таба мәйданны милли татар көйләре яңгыратып торды. Авыл халкы дәртләнеп биеде, аралашты, истәлеккә фотога төште.
Мондый матур бәйрәмнәрнең уңышлы узуы артында зур хезмәт тора. Татар Наратлысы халкы чараны үткәрүгә ярдәм иткән иганәчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерә. Көчле рух, милли гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм авылдашларның бердәмлеге сакланган җирдә мондый бәйрәмнәрнең гомере озын булыр. Татар Наратлысы халкы моны тагын бер кат раслады.
Рәшидә Гурьянова. Татар Наратлысы – Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев