Клуб – авыл йөзе: аны ничек сакларга?
Авыл клубы – ул бары тик бина гына түгел. Ул – авыл халкының мәдәният учагы, җылылык чыганагы, бердәмлек символы. Авылдашларның гореф-гадәтләре, иҗаты, көнкүреше нәкъ менә клуб стеналарында саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.
Мәдәният йорты яки авыл клубы – һәрбер авылның горурлыгы. Монда:
- бәйрәмнәр, милли чаралар, Сабантуйга әзерлек уза;
- концертлар, спектакльләр, әдәби-музыкаль кичәләр оештырыла;
- иҗади түгәрәкләр эшли (җыр, бию, кул эшләре, театр студияләре);
- ветераннар, хезмәт алдынгылары, яшьләр белән очрашулар үткәрелә;
- кино снемалар, уен көннәре, бәйгеләр, викториналар уздырыла.
Һәр чара – авылдашларның талантын, уңганлыгын, бер-беренә карата хөрмәтен күрсәтү мөмкинлеге. Клубта кешеләр таныша, аралаша, уртак хистә була – ә бу – авыл рухын саклауның иң нәтиҗәле юлы.
Бүген районыбызда авыл клублары – чын мәгънәсендә иҗат үзәге. Аларның төрлесе бар: яңалары да, видеода күрсәтелгәннәре кебек тә. Әмма барсына да йөрүчеләр күп, аларда яшәүчеләр клуб белән сулыш ала, аның белән гомер итә.
Мондый клубларда оештыручылар, мәдәният хезмәткәрләре, иҗат төркемнәре, волонтерлар эшли – алар авыл тормышын активландыра, халыкны берләштерә.
Авыл клубын саклау – уртак эш. Һәрберебез:
- чараларга йөреп, актив катнаша ала;
- үз тәкъдимнәребезне, идеяләребезне тәкъдим итә ала;
- оештыручыларга ярдәм кулы суза ала;
- клубның эшен социаль челтәрләрдә яктырта ала.
Авыл клубы яшәсә – безнең гореф-гадәтләребез, телебез, иҗатыбыз да яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев