Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кеше китә, җыры кала, диләр

Районыбызның оста гармунчысы Камил Хәлиуллинның якты истәлегенә багышлана.

Районыбызда узган һәр бәйрәмнең күрке, һәр чараның бизәге булган гармунчы Камил абый Хәлиуллин вафат. Бу хәбәр барчабызны да тетрәндерде. Ничек инде, әле генә гармуны белән төрле чараларда катнашып, тирә-юньгә нур таратып йөргән кеше юк булсын?!


Камил абыйны күрмәгән, аның гармун моңын ишетмәгән кеше районда юктыр. Ул оста гармунчы гына түгел, ә бик нурлы, якты, гади кеше иде. Шул сыйфатлары белән дә үзенә җәлеп итеп торды, хөрмәт уятты. Бүгенге газета битләрендә Камил абыйны искә алуыбыз аның рухына дога булып барып ирешсен иде.

 
Хөршидә Гайнуллина, Норлат мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:

 
— Камил абый ул безнең өчен ерактагы якын туганыбыз кебек иде. Ул юктан бар сәбәпләр табып, елмаеп, атнага бер мәртәбә мәдәният йортына тәм-томнарын күтәреп килә иде. Таныш булуыбызга биш ел дәверендә барлык шатлык-борчуларын уртаклашып, шул ук вакытта безнең хәлләрне белешеп: «Ә-ә-әх, кызлар, сезнең яннан кайтасым да килми бит минем», — дия иде.
Тормышка җаны-тәне белән гашыйк, җиһанны, урман-кырларны яратучы чын ир заты иде. Өздереп гармун уйнап җибәрүе дә туган якка, гаиләсенә, дусларга булган мәхәббәте гармун моңнарында, җырларында чагылды. Аның белән күпме аралашып эшләү дәверендә беркайчан да «юк, килә алмыйм, булдыра алмыйм» дигән сүзләрне ишетмәдек. Эчендә нинди генә авырту, борчу булмасын, беркайчан да сиздермәде.
Безнең өчен көләч йөзле, юмарт, киң күңелле, туган җанлы, дус булып калды Камил абый. Урыны оҗмахта булсын! Без аның өчен догада булырбыз.


 Гөлнур Абзалина, Олы Ачасыр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:

 
— Гармунда уйнаган иң якын кешеләремне югалткач, мин Камил абый белән таныштым. Аның хисләнеп, онытылып китеп гармунда уйнавын тыңлап, күңелемә юаныч ала идем. Гармун җене кагылган кешеләр буларак, уртак телне тиз таптык. Күрешү белән — кемнең гармуны нинди, Фәрит энекәшнеке шикеллеме, һәм инде үзенең яңа гармуны турында фикер алыша идек.
Соңгы алган ап-ак яңа гармуны Камил абыйга канатлар куйды сыман. Ул аңа сабый бала шикелле куанды. Яңадан-яңа матур, үзәк өзгеч җырлары белән безне уйландырды...
«Камил абый, безнең клубта шундый чара була», — дип әйтеп тә бетергәнче: «Киләм, кайчан була?» — дип ризалашыр иде. Карга, пычракларга батып булса да килә, үз сүзендә тора. Гармун моңы, бәйрәм рухы алып килә.
Бик кызганыч, «эх», дип тә безгә зарын сиздермәгән, моңлы сандугачыбыз, үзе бер бәйрәм булган Камил абый китеп барды, ләкин аның якты истәлеге безнең күңелләрдә, гармун тавышы колакта. Киләчәктә дә аның гармуннары тавышы тынмасын иде, уйналсын иде...


Наҗия Хәсәнова, Олы Шырдан мәдәният йорты мөдире:

 
— Камил гаҗәеп, киң күңелле, һәрчак ярдәмгә килергә атлыгып торучы кеше иде. Моннан ике ел элек Сабантуйга авылдашлардан бүләкләр җыярга чакырып мөрәҗәгать иткәч, Камил бик теләп килеп җитте. Авыл урамнарын моңга күмеп, рәхәтләнеп эшләдек.
Яшел Үзән, Казан Сабан туе дисеңме, Идел аръягындагы мәдәният йортларында узган чара дисеңме — Камилсез үтмәде. Эш графигын алыштырып булса да, килеп җитә иде. Шулай иртә китеп баруы бик кызганыч.
Тормыш иптәше Әлфия ханым белән бик пар килгәннәр иде — гармунга, моңга, җырга, шигърияткә гашыйк кешеләр. Урыны җәннәттә булсын.
 

Люция Садриева, Урысбага мәдәният йорты мөдире:

 
— Камил абый Хәлиуллин белән без Кече Ачасыр авылында күршеләр булып яшәдек. Мин аннан 6 яшькә яшьрәк. Алар гаиләдә 1 кыз, 4 ир-егет үсте. Дүрт ир-егет тә гармунда өздереп уйный иде.
Элегрәк кич урамнарда авыл яшьләре «Зәлидә»ләр оештыра иде. Без кечкенәрәк булсак та, карарга чыга идек. Камил абый институтны бетереп, колхозда баш ветеринария табибы булып эшләде. Ул вакытта авылда мал-туар күп. Терлекләре авырган кешеләргә Камил абый Фирдус абый Маткулов белән нык ярдәм итте.
Колхозлар таралгач, озак еллар газда эшләде. Тирә-якта аның кебек гармун уйнаучылар бик сирәк булды. Бер бәйрәм дә аннан башка үтмәде. Барлык тирә-як авылларга йөреп, үзенең моңлы көйләре, җырлары белән сөендерде ул милләттәшләребезне.
16 майда авылда соңгы концертын куйды. Моңсу иде, әле дә күз алдымда тора...
Гаиләсенә, балаларына Аллаһ күркәм сабырлыклар бирсен, Камил абыйның урыны оҗмах түрләрендә булсын дигән догада калабыз.


Рәзинә Сәйфетдинова, Мулла Иле мәдәният йорты мөдире:

— Камил абыйга 2023 елның июнендә Сабан туена гармун уйнап, сөлге җыеп булмасмы икән, дип шалтыраттым. Тормыш иптәше Әлфия апа белән сөйләштем.
Әлфия апа безгә ел саен «Татар сүзе» районкүләм шигырь укучылар бәйгесенә килә. Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасын оста итеп яттан сөйләве, сәхнә кырыенда Камил абыйның әкрен генә Сарман көен уйнавы көчле алкышларга күмелгән иде. Шул чагында мин аларга таң калдым.
Камил абый белән соңгы тапкыр бер ай элек күрештек.
— Авылларда хәйрия концерты белән йөрибез. Бу минем идея. Эшне куркып кына башладык, ләкин бик яхшы килеп чыкты. Үз итеп, алкышларга күмәләр. Бер сезнең Мулла Иле генә калды. Җитешә алмыйбыз әле, барыбер килергә тырышабыз, — дигән иде.
Ни кызганыч, өлгерә алмады…

Камил абый якты хатирәсе белән, кулына яраткан гармунын тоткан килеш, безнең күңелләрдә озак сакланыр. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев