Кече Шырданда Авыл көне гөрләп узды
Авыл көне – ул туган җиргә мәхәббәтне, милли гореф-гадәтләребезне һәм бердәмлегебезне чагылдырган күркәм бәйрәм.
Кече Шырдан халкы һәм кунаклары бергә җыелып, җыр-моңга, биюләргә, күңелле очрашуларга бай матур бәйрәмне билгеләп үтте.
Бу көн – авыл тарихын, аның хезмәт сөючән кешеләрен хөрмәтләү, өлкән буынга рәхмәт белдерү һәм яшьләргә туган якка мәхәббәт тәрбияләү көне булды.
Барлык авылдашларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм мул тормыш телибез! Кече Шырдан авылы үсә, матурлана, халкының бердәмлеге һәм тырышлыгы белән чәчәк атсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев