Кече Шырдан музей-китапханәсендә сугыш турында хатирәләрне барладылар
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан музей-китапханәсендә сугыш турында хатирәләрне барладылар

Сугыш турында хәтер саклана.

Кече Шырдан авылы музей-китапханәсендә авыр һәм дәһшәтле 1941-1945 елларны искә алдылар.

- Сугыш чоры балалары, ни кызганыч, әкренләп бу якты дөньядан китеп бара. Шуңа да әлеге вакыйгаларны хәтердә саклау безнең бурыч, дип билгеләп үтте мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров, — Фронтовик язучылар — Ф. Кәрим, Н. Дәүли, М. Җәлил, С. Хәким, Г. Кутуйларның әсәрләрендә сугыш дөреслеге ачык чагыла. Китап сөючеләр белән бу темаларга җанлы әңгәмә коруыбыз киләчәк буын өчен бик мөһим.


Нет комментариев