Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар өчен «Ромашкалы открытка» дип аталган иҗат сәгате узды

Ромашкалы открытка – гаиләгә мәхәббәт белән!

Кече Шырдан мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар өчен «Ромашкалы открытка» дип аталган иҗат сәгате узды.

Гаилә – һәр кеше өчен иң изге, иң якын һәм иң ышанычлы урын. Шуңа күрә балалар да үз куллары белән ясаган эшләренә зур җаваплылык һәм тырышлык белән карадылар. Әгәр дә беренче тапкырдан ук уйлаганча килеп чыкмаса, алар икенче кат ясарга да иренмәделәр.

Балаларның күңел җылысын салып ясаган матур открыткалары әти-әниләре өчен әлеге бәйрәм көнендә кадерле бүләк булачак. 

«Мондый иҗади чаралар балаларга гаилә кыйммәтләрен аңларга, якын кешеләренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен белдерергә ярдәм итә», – дип сөйли Кече Шырдан мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев