Кече Шырдан авылында зур өмә узды
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан авылында зур өмә узды

Язның матур көнендә, гореф-гадәтләребезгә тугры калып, авыл зиратында чистарту эшләре уздырдык.

- Авылдашларыбызның бердәмлеген күреп күңел куана. Бергәләп зиратны тәртипкә китердек, корыган агачларны кистек, чүп-чардан арындырдык.

Хөрмәтле авылдашлар! Бу изге эштә катнашкан һәрберегезгә зур рәхмәт! Кылган изгелекләрегез, саваплы гамәлләрегез кабуллардан булсын. Аллаһы Тәгалә үзегезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәрәкәтле гомер бирсен. Мәрхүмнәребезнең рухлары шат булсын.

Киләчәктә дә шулай бердәм булып, авылыбызны яктыртып яшәргә язсын! Татар халкының «Бердәмлектә — көч» дигән сүзләре нәкъ менә безнең турында, - дип яза авыл җирлеге башлыгы Ирада Камалова. 


Нет комментариев