Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан авылында су башнясын буядылар

Район яз җиткәч кешеләр белән бергә уянгандай була.

Башта чәршәмбе, аннары шимбә өмәләре һәм һәр җирлектә, чистарак, пөхтәрәк, үзенчә матуррак булсын өчен, кемдер себерә, буйый, төзәтә.

Якшәмбе көнне дә мондый эшләр тукталып тормый, хәтта, ялларда тагын да күбрәк эшләнелә әле. Шәһәрләрдә, бәлки, тынычрактыр, ә авылларда тормыш үз ритмы белән бара.

Бүген Кече Шырдан авылында су башнясын буядылар. Гадәттә аңа караучы-күрүче дә юк инде, басып торамы – тора. Ләкин вакыт аны да кызганмый, әлбәттә: буявы төссезләнә, коела, һәм бөтен конструкция дә кызганыч хәлгә килә.

Ә бүген кояш, җылы… нидер буярга, эшләргә уңайлы мизгел. Тотынганнар да яңартып та куйганнар. Юк кына нәрсә кебек. Әмма шундый вак-төякләрдән гомуми тәртип тойгысы барлыкка килә дә инде. 

Үзәк урамнар гына ялт итеп торганда түгел, ә тирә-юньдәгеләр, кырый-комтыктагылар да көлеп торганда күренә ул чын тәртип, чисталык 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев