Кече Шырдан авылында яңа мәдәният йорты ачылды
Тантаналы ачылыш бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйри туган көненә туры килде.
Чарада Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Денис Лулаков, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының баш фәнни хезмәткәре Рамил Исламов, «Каюм Насыйри туган ягын торгызу» фонды җитәкчесе Асия Гобәйдуллина, район музей берләшмәсе җитәкчесе Резеда Данилова һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
Кунаклар Каюм Насыйри бюстына чәчәкләр салды, җирле осталар күргәзмәсен һәм музей-китапханә экспозициясе буенча экскурсияне карады.
Чара кысаларында бүләкләү тантанасы һәм бәйрәм концерты булды.
Бу хакта район Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев