Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан авылы музей-китапханәсендә Яңа елны каршы алдылар

Яңа елны бергәләп каршы алдык!

– 31нче декабрьдә, традиция буенча, авылдашлар белән Яңа 2026нчы елны каршы алдык. Авыл клубы әле кулланылышка тапшырмаганлыктан, быел бәйрәм чарасы авыл музей-китапханәсендә узды.

Бик уңайлы, җылы атмосфера хөкем сөрде залда. Килгән кунакларга клуб мөдире үз җырларын бүләк итте, бергәләп уеннарда катнашты, биеде, җырлады.

Авылдашларны котларга авыл җирлеге башлыгы Ирада Гыйззәт кызы да килгән иде. К. Насыйри туган җирен торгызу фонды директоры Асия Наил кызы узган елга йомгак ясады. Бәйрәм азагында лотерея уйнатылды.

Тамашачылар матур кәеф белән өйләргә таралышты. Барлык килгән, бәйрәмдә катнашкан авылдашларга зур рәхмәт. Яңа ел белән! – дип сөйли Кече Шырдан авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Шакиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев