Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Казан медицина университеты студентлары Норлатның «Игелек йорты»нда мастер-класс үткәрде

Уткән ял көннәрендә Норлатның «Игелек йортында» бик дустанә һәм файдалы очрашу үтте. Казан дәүләт медицина университеты студентлары балалар өчен чын медицина дөньясына ишекләрне ачтылар.

Мастер-класс

Булачак табиблар үзләре белән махсус манекеннар һәм бинтлар алып килгән иде. Балалар зур кызыксыну белән беренче ярдәм күрсәтү серләренә төшенделәр. Манекеннар ярдәмендә тормышны саклап калу нигезләрен өйрәнү һәр бала өчен бик мөһим тәҗрибә булды.

Зур бүләк

Очрашуның иң дулкынландыргыч мизгеле — бүләкләр тапшыру иде. Казан ДМУ проректоры Зиннур Мансурович Гәрәев исеменнән бирелгән өр-яңа өстәл теннисы балаларда чын бәйрәм рухы тудырды! Инде алда спорт ярышлары һәм күңелле минутлар көтә.

- Казан медицина университеты студентларына үзләренең җылылыгын һәм белемнәрен кызганмаганнары өчен чиксез рәхмәтлебез! Проректор Зиннур Мансуровичка балаларга күрсәткән кайгыртуы һәм  бүләге өчен аерым рәхмәтебезне белдерәбез, – дип яза Норлат балалар йорты җитәкчесе Рәисә Миңнуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев