Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылында наркоманияне искәртү һәм аннан саклану максатыннан «У черты, за которой — мрак» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды

26 июнь көнне Карашәм авылында наркоманияне искәртү һәм аннан саклану максатыннан «У черты, за которой — мрак» («Караңгылыкка илтүче чик буенда») дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Чара кысаларында шулай ук «Наркотикларга — юк диегез!» исемле махсус китап-мәгълүмат күргәзмәсе дә оештырылды.

Әңгәмә барышында яшьләр наркотиклар куллануның аянычлы нәтиҗәләре, сәламәт тормыш рәвеше һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр (тәмәке тарту, алкоголь, наркомания һәм токсикомания) турында җентекләп белделәр. 🩺

Үсмерләр очрашуда бик актив катнаштылар:

  • Тормыштан зарарлы гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм тәртибенә ничек тискәре йогынты ясавы турында үрнәкләр китерделәр.
  •  Үз тормышларыңны алкоголь һәм башка психотроп матдәләр белән бәйләргә кирәкме-юкмы икәне турында фикер алыштылар.

Авылыбыз фельдшеры белән бергә яшьләр наркомания турындагы кайбер ялган мифларны юкка чыгардылар, тәмәке тартырга яисә башка зыянлы нәрсәләр тәкъдим иткәндә чын күңелдән «ЮК!» дип җавап бирергә өйрәнделәр. Катнашучыларның барысы да бертавыштан сәламәт тормыш рәвешен сайлавын белдерде! 

Чыганак: Карашәм мәдәният йорты Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев