Каюм Насыйри эзләреннән: Кече Шырдан авылында Бөтендөнья татар конгрессыннан кунаклар каршы алдылар
Кече Шырдан авылында Бөтендөнья татар конгрессыннан килгән кунаклар өчен «Каюм Насыйри эзләреннән» дип исемләнгән уникаль сәяхәт оештырылды. Чара татар халкының бөек мәгърифәтчесе, галим һәм фольклорчы Каюм Насыйри мирасына багышланды.
Сәяхәтнең иң кызык өлеше – Сабантуй мәйданында узды. Акъегет авылы мәдәният хезмәткәрләре хөрмәтле кунакларны традицион татар күчтәнәчләре, икмәк-тоз белән каршы алды. Милли көйләр яңгырады, бизәкле тастымаллар, түбәтәйләр, чигелгән сөлгеләр – бөтен атмосфера татар халкының юмартлыгын һәм кешелеклелеген чагылдырды.
Кунаклар өчен аерым «Кече Сабантуй» бәйрәме оештырылды. Бу – зур Сабантуйның миниатюрасы, ләкин күңеллелеге белән шулкадәр үк бай.
Кунаклар бик теләп милли уеннарда катнаштылар.
«Бөтендөнья татар конгрессы өчен нәкъ менә мондый саф, милли рухлы чаралар аеруча кадерле, – диде кунакларның берсе. – Без бу сәяхәт аша татар авылының гүзәллеген, халкыбызның саф күңелен, өлкәннәрнең акыллы киңәшләрен, яшьләрнең утлы егәрлеген тойдык».
Мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратында, мондый очрашуларның әһәмиятен ассызыкладылар: «Бу – гыйлем һәм дуслык күпере. Без Каюм Насыйри рухына тугрыбыз».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев