Татар Танаендагы дамба турында без инде бер генә язмадык.
Татар Танаендагы дамба турында без инде бер генә язмадык. Быел кабат кайттык – кар күп, су тагын да күбрәк. Мул ташулы чын яз килгәндә дә аның калкан була алуын үз күзләребез белән күрәсе килде.
Биредә һәр язда шатланып җылы матур көннәрне түгел, ә зур борчу белән ташу көттеләр. Дистәләгән йортны су баса, кешеләр ташу китергән зыянны саный һәм даими шомлану режимында яшәргә күнеккәннәр иде. Үзгәреш 2023 елда – район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 90 миллион сумлык дамба төзелгәннән соң булды.
Бу сезон – сынау уздырды. Ташу гадәттәгедән күбрәк булып чыкты – кар суы ташкыннары элекке юнәлештән, ләкин башка басым белән килде.
– Быел су узган елларга караганда шактыйга артык булды. Ул элеккеге баса торган урыннардан да узып китте, без инде аның кабат авылга килүен көттек: кар һәм яңгырлар күп яуды, – дип сөйли Рәшит Габдерәхимов. – Әгәр дамба булмаса, күп кенә йортлар су астында калыр иде.
Аерма сизелерлек. Су якын килә, ләкин туктый.
– Элек яз – иң куркыныч вакыт булды. Без озын балтырлы сазлык итекләреннән йөрдек, өй эчендә идән өстенннән су иде, – дип искә ала Рәшит абый.
Татар Танае әле дә куркыныч зонада кала бирә – монда Чувашия һәм Кайбыч районыннан килгән кар сулары агымы берләшә.
– Ул суларны беренчеләрдән булып без каршы алабыз, шуңа элек су басулар даими иде, – дип аңлата авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхәтуллин. – Быелгы ел – дамбаны ныклыкка сынау булды.
Аның сүзләренә караганда, ситуация һәрвакыт контрольдә тора.
– Без МЧС белән элемтәдә. Суның югары күрсәткечтә булуына карамастан, урамнар бүгенге көндә коры.
Яз – Татар Танаенда хәзер хәвеф-хәтәрле мәгънәгә ия булып яңгырамый. Ташу килә, әмма инде үз яшәү шартларын көчләп такмый.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Нет комментариев