Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Яшел Үзән волейболчылары – Татарстан мәктәп волейбол лигасы лидерлары

Казан шәһәрендә узган Мәктәп волейбол лигасының финал уеннарында Яшел Үзән районы командалары уңышлы чыгыш ясады.

Ярышларда Норлат урта мәктәбе кызлары командасы һәм Осиново бистәсендәге В.В. Карпов исемендәге лицей егетләре катнашты.

Ир-егетләр арасында сезон җиңүчесе булып нәкъ менә безнең лицей командасы танылды. Алар финалда Казанның ИТ-лицей (КФУ) командасы – Идел буе районы волейболчыларын җиңеп, чемпион исемен яулады.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: Осиново лицее егетләре инде икенче ел рәттән Татарстан мәктәп волейбол лигасында беренче урынны яулый.

Кызлар командасы өчен быелгы сезон аеруча катлаулы булды – составның күбесе яңартылган, узган елгы уенчылардан бары тик икесе генә калган. Шулай да, финалда Норлат кызлары Идел буе районының 6нчы гимназия командасы белән көч сынашты һәм лаеклы рәвештә көмеш медаль яулады.

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев