Яшел Үзән районында Муса Җәлилне искә алу атналыгы узды
2026 елның 9–15 февралендә Яшел Үзән муниципаль районы мәгариф оешмаларында күренекле шагыйрь, Муса Җәлил истәлегенә багышланган атналык узды.
Чаралар бөек татар шагыйренең тууына 120 ел тулу уңаеннан оештырылды.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә күргәзмәләр, тематик һәм әдәби дәресләр, сыйныф сәгатьләре, әдәби-музыкаль кичәләр, иҗади бәйгеләр үткәрелде. Ә безнең «Яшел Үзән» газетасының Telegram-каналында «Җәлил укулары» бәйгесе зур кызыксыну уятты.
Бу атналык — туган якка мәхәббәт, республикабызның мәдәни мирасына ихтирам тәрбияләүдә мөһим адым булды. Җәлил иҗаты бүген дә төрле буын вәкилләрен рухландыра, батырлыкка, тугрылыкка, Ватанны сөяргә өйрәтә.
Истәлек атнасы күпләрнең күңелендә якты эз калдырды. Бөек шәхесләрнең мирасы безгә көчлерәк, игелеклерәк һәм акыллырак булырга өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев