Яңа бистә туган көнен билгели: район башлыгы юл вәгъдә итте
«Хан утары» бистәсе бу көннәрдә үзенең өченче туган көнен билгеләп үтә. Яшь, әмма инде актив үсеп килүче бистә 44 гаиләне берләштерә, монда 20дән артык йорт төзелеше тәмамланып килә.
Зур Ключидан ерак булмаган бу урынны халык үзенчәлекле мохите өчен бәяли. Чөнки аның урыны бик уңайлы, урамнары киң, йортлары матур. Бистәне туган көне белән район башлыгы Михаил Афанасьев та котлады. Ул җирле халыкның бердәмлеген билгеләп үтте һәм аларга аерым бүләк ясады
– Биредә яшәүчеләрне яшь бистәнең 3 еллыгы белән котлыйм. Сезне бердәм һәм актив күршеләр буларак беләм. Миннән исә туган көнгә бүләк – авылга керү юлы, – дип шәрехләде Михаил Афанасьев.
«Хан утары»на нигез салучы Ильяс Гыймадов, шулай ук, барлык яңа йортка күчүчеләрне сәламләде һәм үз командасына тырыш хезмәтләре өчен аерым рәхмәт белдерде.
Әлеге вакыйга уңаеннан җирле халык өчен бәйрәм оештырылды, чишмә һәм балалар мәйданчыгы ачылды. Тиздән, ин шә Аллаһ, мәчетләре дә ишекләрен ачачак. Мөселманнар өчен менә дигән яшәү урыны бу.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев