Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ямьле яз бәйрәме: Тау Илендә күңелле чара узды

Яз — табигать уяну, яңа өметләр һәм шатлык вакыты! Һәр яңа көн, һәр елмаю, һәр чәчәк — барысы да яхшылыкка өндәп тора. Нәкъ менә шундый якты хисләр белән Тау Иле мәдәният йорты аланлыгында балалар өчен «Ямьле яз бәйрәме» узды.

Бәйрәм иртәнге саф һавада башланды. Балалар, әти-әниләре белән бергә, татар милли уеннары уйнадылар. Куыш, әйлән-бәйлән, түбәтәй ташлау, чикләвек җыю кебек уеннар балаларда гына түгел, әти-әниләрдә дә зур кызыксыну уятты. Чөнки бу уеннар күпләрнең үз балачагына кайтып төшүе иде.

Гөрләшеп уйнап, көлә-көлә арыгач, барысы да ямьле чәй өстәле артында җыелдылар. Олылар һәм балалар чәй эчеп, тәмле ризыклардан авыз итте. Ә чәй өстәленең иң матур бизәге — Галия Әдиятуллина пешергән пылау иде. 

Бәйрәм ахырында Тау Иле мәдәният йорты мөдире Гөлфинә Сәлахова барлык катнашучыларга җылы теләкләрен белдерде:

«Мондый күңелле очрашулар еш булсын! Дус-тату, бергә булыйк. Чөнки бердәмлектә генә безнең көч, язмышыбызның яктылыгы һәм балаларыбызның шатлыклы киләчәге».

«Ямьле яз бәйрәме» — ул бары тик уеннар һәм ризыклар гына түгел, ул — бердәмлек, дуслык, милләт һәм кешелеклелек бәйрәме. Табигатьнең матур бер көнендә, ачык аланда җыелып, бер-беребезгә елмаю бүләк итү — иң кыйммәтле нәрсә.

Тау Иле мәдәният йорты алга таба да мондый изге, күңелле чаралар оештырырга вәгъдә итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев