Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Һәйкәлләрне тәртиптә тоту – безнең изге бурычыбыз: Акъегет авылында өмә узды

Обелисклар һәм һәйкәлләр – ул бары тик таш һәм металл гына түгел. Алар – Туган илебезнең, Ватаныбызның азатлыгы, иреге, киләчәге өчен үз гомерләрен биргән, яу кырында башларын салган якташларыбыз турында тере истәлек. Аларның исемнәре – безнең йөрәкләрдә, ә батырлыклары – киләчәк буыннар өчен үрнәк.

Һәйкәлләрне карау, аларны пөхтә тоту, истәлекле урыннарны тәртиптә саклау – безнең һәрберебезнең изге бурычы. Аларга кайгыртучанлык күрсәтеп, без үзебезнең Ватанга мәхәббәтебезне, бабаларыбыз батырлыгына хөрмәтебезне белдерәбез. Һәм иң мөһиме – без яшь буынны патриотлыкка, изгелеккә, хәтергә тугрылыкка тәрбиялибез.

Нәкъ менә шушы изге максатлардан чыгып, Акъегет авылында обелиск янында өмә оештырылды.

Авыл халкы, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар бергә җыелды. Һәйкәл тирәсендәге коры үлән, чүп-чар, яфраклар чистартылды, истәлекле урын төзекләндерелде. Шулай ук обелискка чәчәкләр дә куелды.

– Акъегет авылы өчен бу һәйкәл – аеруча изге урын. Ул – сугыш кырларында ятып калган, әмма исемнәре мәңгеләштерелгән якташларга багышланган. Һәр елны монда истәлекле чаралар уза, балалар һәм өлкәннәр һәйкәл янына килеп, батырларыбызга хөрмәт күрсәтә, – дип сөйли Акъегет мәдәният йорты сәнгать битәкчесе Рәшидә Борһанова.

«Һәйкәлләр таштан, ә хәтер – йөрәктән» – дигән халык мәкале. Әйдәгез, йөрәкләребездәге хәтерне һәм һәйкәлләр тирәсендәге пөхтәлекне мәңге саклап калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев