Гомерен заводка багышлаган Дания апа
Сугыш ятиме, җәмәгать эшлеклесе, хезмәт ветераны Дания Сабирҗанова 95 яшьлек юбилеен каршылый.
Яшел Үзәндә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Дания Борһан кызы Сабирҗанова шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның белән очрашкач, иң элек башка бер уй килә: бу мөлаем, ачык йөзле ханымга чынлап та туксан биш яшь туламы? Нурлы карашы, төгәл хәтере, тормышка мәхәббәте белән яшьләргә дә үрнәк булырлык бүгенге язмам герое.
Дания апаның тормыш юлы – бөтен бер чор тарихы. Ул 1931 елның 28 июнендә Яшел Үзәндә туа. Әтисе Борһан абый Олы Ачасыр авылыннан, әнисе Мәрзия Югары Урысбага кызы була. Гаиләдә дүрт бала үсә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, гаиләгә дә авыр сынаулар килә. Дания апа бүген дә 1942 елның февралендә әтисен фронтка озаткан көннәрне күз яшьләре белән искә ала.
– Әтинең броне булганга аны сугышка алырга тиеш түгелләр иде. Ул Горький исемендәге заводта судно корпусларын җыючы булып эшләде, бик яхшы белгеч иде. Әмма үзе теләп фронтка китте. Әни йөрәк белән авырый иде, аның китүен бик авыр кичерде. Вокзалдан ике кеше култыклап алып кайтты үзен. Өч тәүлек буе ашамыйча ятты. Безгә ярдәм иткән кешеләрне дә бүгенгедәй хәтерлим, – дип сөйли ул. – Сыерыбыз бар иде, бездән даими сөт алучы, Борисов дигән шәһәрдә танылган хирург бик нык ярдәм итте.
Кызганыч, әтисе фронттан әйләнеп кайтмый. Озак вакыт хәбәрсез югалган дип саналса да, соңрак гаиләгә аның 1943 елның сентябрендә батырларча һәлак булуы, Колпино шәһәрендә җирләнүе хакында хәбәр килә. Шулай итеп, Дания апа әтисез кала.
Сугыш чоры балаларының балачаклары да, яшьлекләре дә булмый. Мәктәпне тәмамлагач, паспорт алганнан соң, ул 1948 елда Горький исемендәге заводның 11нче цехына эшкә урнаша. Фрезерчы һөнәрен үзләштерә һәм шушы предприятие белән бөтен гомерен бәйли.
– Заводка укучы булып кердем. Аннан соң инде 59 ел эшләдем. 2007 елга кадәр хезмәт куйдым, – ди ул.
Бу еллар эчендә Дания Сабирҗанова үзен намуслы, җаваплы хезмәткәр итеп таныта. Ул яхшы эшче генә түгел, актив җәмәгать эшлеклесе дә була. Күп еллар цехның профсоюз комитеты рәисе – предцехком вазифасын башкара, өч дистә ел завод комитеты әгъзасы һәм президиум әгъзасы булып тора.
– Начар эшләргә яратмадым. Җәмәгать йөкләмәләре дә күп булды. Әмма кешеләр ышанды, сайлады. Шуңа күрә җаваплылыкны тоеп эшләдем, – дип искә ала ветеран.
Заводтагы хезмәт белән беррәттән белемгә омтылыш та көчле була. Авыр тормыш шартларына карамастан, 8нче сыйныфны тәмамлый, аннан имтихан биреп, Суднолар төзү техникумына керә.
– Акча җитмәгән чаклар булды. Әмма укыйсы килде. Эштән соң дәресләргә йөрдем. 1971 елда, миңа 40 яшь тулганда, диплом алдым, – ди ул горурланып.
Дания Борһан кызының тормыш юлы хатын-кызларның нинди көчле булуын да күрсәтә. Ул ир-атлар белән беррәттән җитәкче вазифалар башкара, җәмәгать эшендә актив катнаша, ике мәртәбә Яшел Үзән шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын газетабызның №24 (26.06.26) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев