Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Гасырлар традициясенə тугрылык: Бәчек авылында хуҗалык көтүе чыкты

***

4 май көнне Бəчек авылында хуҗалык көтүе чыкты. Бу вакыйга – җəйге көтүлек сезонының рəсми башланышы, авыл халкы өчен чын мəгънəсендә бəйрәм. Еллар буе калыплашкан тəртип буенча, авылдагы малларның бергəлəп көтүгə чыгуы – ул бердəмлек, тырышлык һәм татар авылының бай традициялəре символы.

Көтүне оештыру, малларны санап алу, юл күрсəтү кебек җаваплы эш быел да Шакиров Рəмис гаилəсенə йөклəнелде. Ул – күп еллардан бирле авылдашларының ышанычын казанган тəҗрибəле көтүче. Аның гаилəсе дə бу изге эшкə зур өлеш кертə. Рəмис абыйның тырышлыгын авылдашлары зур хөрмəт белəн бəяли.

Урысбага авыл җирлеге башлыгы Хəйдəр Сибгатуллин авылдашлары исеменнән Рəмис Шакиров гаилəсенə чын күңелдən рəхмəт сүзлəрен җиткерде:

– Күп еллардан бирле шушы эшне башкаручы авылдашыбыз Шакиров Рəмис гаилəсенə бик рəхмəтлебез. Исəн-сау булсыннар, мал туарларыбызда алар карамагында имин генə йөрсеннəр, – дип сөйли ул.

Хəйдəр әфәнде шулай ук авылдагы һəрбер хуҗалыкка тыныч көтү, саулыклы мал, мул сөт телəде.

Бәчеклеләр һәрвакыттагыча беренче! Афәрин! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев