Гаилә — тормышның иң зур байлыгы: Татар Танае мәдәният йортында рәсем ясау чарасы узды
Дөньяның күпчелек илләрендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә.
Гаилә — һәр кешенең тормышында иң мөһим нокта. Бу — без яраткан, үрнәк алган һәм һәрвакыт кайгырткан иң якын кешеләребез. Нәкъ гаиләдә без яратырга, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәткә өйрәнәбез. Җир йөзендә бәхетле һәм тату гаиләдән дә көчлерәк нәрсә юк. Ул — яңа тормыш башы, буыннар дәвамчысы һәм гореф-гадәтләрне саклаучы.
Бу күркәм бәйрәм уңаеннан Татар Танае мәдәният йортында китапханә һәм мәктәп белән берлектә гаилә көненә багышланган рәсем ясау чарасы оештырылды. Балалар гаиләне ничек күз алдына китерә, һәрберсен кәгазь битләренә төшерде. Йөрәк җылысы белән ясалган бу рәсемнәрдә никадәр яктылык һәм мәхәббәт!
«Һәр балага да тигез, тату гаиләдә, пар канатлар астында үсәргә насыйп булсын», — дип җылы теләкләрен җиткерде мәдәният йорты мөдире Миләүшә Акмалова.
Йортларыбызга иминлек, гаиләләребезгә татулык телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев