Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бүген Олы Карагуҗа җирлегендә зур өмә оештырылды

Әлеге чарада катнашмаган бер генә тармак та калмады.

Мәктәп коллективы, кечкенәдән алып 9нчы сыйныф укучыларына кадәр, балалар бакчасы коллективы, ике мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, медицина пунктлары хезмәткәрләре, кибет хуҗалары һәм инде әлбәттә авыл тормышына битараф булмаган авыл халкы, әле чараны гөрләтеп уздырып җибәрде. Күлбаш һәм Карагуҗа авылларында урнашкан Ватанны саклаучыларга багышланган мемориаль һәйкәлләр дә ялт итте. Авылларга керә торган үзәк урамнар да чистарып калды. Кар астыннан чыккан бар ямьсезлек, тиз арада юк ителде.

Туган җиребездә тәртип саклау – безнең бурыч! Күмәк эш тиз дә нәтиҗәле дә була! Чисталыкны күреп үскән, үзләре бу эштә катнашкан балалар да, бүтән вакытта чүпләми һәм калганнарга да кисәтү ясый.
Мондый чараларда актив катнашсак иде.

Олы Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев