Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бөек Җиңүгә — 81 ел: Олы Шырданда геройларны онытмыйлар

«Бер кайтмасак, бер кайтырбыз» — дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбызга туган туфрагын күрү бәхете ирешмәде...

Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк!

Авылыбызда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Без аларны искә алабыз — алар безнең белән, безнең арада.

«Җиңү бүләк иткән, фронтта һәм тылда батырлык үрнәге күрсәткән буынга без мәңге бурычлы. Чиксез рәхмәт!» — дип белдерде мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова.

Бөек Җиңү Көне мөбарәк булсын! Бәйрәм белән! Җиңү кайткан көн мәңгелек булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев