Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бишнә мәдәният йортында яшьләр белән бергә «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» исемле мәгълүмат сәгате уздырдылар

«Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!»

26 июнь — Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Балалар һәм яшүсмерләр арасында бу юнәлештә профилактика үткәрү, сәламәт тормышны пропагандалау — безнең иң төп бурычларыбызның берсе.

Әлеге мөһим көн уңаеннан Бишнә мәдәният йортында яшьләр белән бергә «Без сәламәт яшәү рәвеше яклы» исемле мәгълүмат сәгате узды.

- Очрашу барышында катнашучылар белән бик җитди темалар турында сөйләштек:Наркоманиянең кеше сәламәтлегенә һәм тормышына китергән зыяны. Бу афәтнең килеп чыгу һәм таралу сәбәпләре. Киләчәкне саклап калу юллары.Яшьләр кызыксындырган сорауларына җавап таптылар һәм сәламәт яшәү рәвешенә карата үз фикерләрен белдерделәр. Балаларыбызның киләчәге үз кулларында, - дип яза Бишнә мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Рахилә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев