Без — Тукай оныклары!
Карашәм мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Без Тукай оныклары» исемле әдәби кичә үтте.
Чараның төп максаты — балаларны шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштыру һәм аларда әдәбиятка мәхәббәт уяту иде. Китапханәче балаларга Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында бик кызыклы мәгълүматлар сөйләде.
- Балалар зур теләк белән Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Алар арасында барыбызга да таныш «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык», «Кызыклы шәкерт» һәм башка әсәрләр бар иде. Шулай ук укучылар Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән табышмакларга җавап эзләделәр. Кичәдә Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган махсус китап күргәзмәсе дә эшләде. Анда һәр теләүче бөек әдипнең мирасы белән тулырак таныша алды, - дип сөйли Карашәм мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев