Без табигать өчен җаваплы – Күгәйдәге экологик сәгать балаларга табигатьне сакларга өйрәтте
Табигать – безнең уртак йортыбыз. Аны саклау, кадерләү һәм киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Нәкъ менә шушы максаттан чыгып, Күгәй мәдәният йортында «Без табигать өчен җаваплы» дип аталган экологик сәгать үткәрелде.
Бу чара балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аларны әйләнә-тирә мохиткә сак карарга өйрәтү максатын күздә тотты.
Чара барышында балаларга табигатьнең нинди байлыклары барлыгы, аларны ничек саклап калырга икәнлеге турында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителде. Үсемлекләр, хайваннар дөньясы, сулыклар, һава чисталыгы – болар барысы да безнең кулыбызда. Һәрберебез табигатькә үз өлешен кертә ала: агач утыртып, чүп-чарны чүплеккә генә ташлап, суны пычратмыйча, әйләнә-тирәне пөхтә тотып.
Әңгәмә вакытында балалар табигатькә кагылышлы төрле сорауларга үзләре җавап эзләделәр. Алар сулыкларны ничек чистартырга, урманнарны ничек сакларга, хайваннарга ничек ярдәм итәргә икәнен бик теләп сөйләделәр. Балаларның фикерләве, аларның табигатькә карата җаваплылык хисенең булуы чараның иң матур нәтиҗәсе булды.
Чарага өлкән апалар да чакырылган иде. Алар балалар белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Элекке елларда, аларның балачагында, табигать белән мөнәсәбәт бүгенге көнгә караганда бөтенләй икенче булган. Өлкәннәр балаларга үз балачакларында нинди үләннәр белән тукланганнары, урманнан нинди җиләк-җимешләр җыйганнары, авылда ничек эшләп үскәннәре турында кызыклы хикәяләр сөйләделәр. Алар шулай ук табигатькә сак карау, аны әрәм итмәү, киләчәк буыннарга тапшыру кирәклеге турында киңәшләрен бирделәр.
Балалар өчен үткәрелгән бу чара бик кызыклы, файдалы һәм рухи яктан бай булды. Алар яңа белемнәр алдылар, сораулар бирергә, үз фикерләрен әйтергә өйрәнделәр. Ә иң мөһиме – табигатьнең безнең ярдәмебезгә, кайгыртуыбызга мохтаҗ икәнен аңладылар.
«Без табигать өчен җаваплы» – бу сүзләр бүгенге көндә иң актуаль сүзләрдер. Табигатьне сакласак – киләчәгебезне сакларбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев