Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Бертуганнар батырлыгы – нәсел горурлыгы

Бөек Ватан сугышы еллары һәр гаилә тарихына үзенең тирән эзен салды. Олы Ачасыр авылында туып-үскән бабаларым Тимергалиевлар нәселе дә ил язмышыннан читтә калмады. Бертуган Хаҗип һәм Мостафа Тимергалиевлар – Ватанга тугрылык, батырлык һәм ныклык символы булып тарихка кереп калган шәхесләр.

Хаҗип Гали улы Тимергалиев 1922 елның 12 гыйнварында дөньяга килә. Аның балачагы тыныч авыл мохитендә үтә, әмма сугыш башлану белән бу тынычлык өзелә. 1942 елда Зеленодольск шәһәр хәрби комиссариаты аны фронтка озата.

Бабам Хаҗип Тимергалиев сугыш юлын ахырына кадәр үтә. Ул I Украина фронтында батырларча көрәшә, гади солдаттан капитан дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 160нчы артиллерия полкы, 24нче һәм 357нче укчы дивизияләр составында хезмәт итеп, авыр сугышларда катнаша. Үзенең кыюлыгы һәм ныклыгы белән иптәшләренә үрнәк була.

Аның батырлыгы югары бәяләнә: ул «Сталинградны саклаган өчен», «1941– 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә, шулай ук Кызыл Йолдыз һәм Ватан сугышы орденнарына лаек була.

1945 елда Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткач, Хаҗип бабай тыныч хезмәткә керешә. Горький исемендәге заводта цех мастеры булып эшли. Үз эшенә җаваплы карашы, тырышлыгы белән хезмәттәшләре арасында зур хөрмәт казана. Сугыш турында артык сөйләмәсә дә, аның карашында горурлык һәм сабырлык чагыла. Ул 1985 елда вафат була. Мин аны күреп белмәсәм дә, батырлыгы белән горурланам.

Аның энесе Мостафа Гали улы Тимергалиев та Ватан сакчысы була. 1943 елда ул фронтка чакырыла. Өч айлык курслардан соң лейтенант дәрәҗәсе ала. Башта Житомир пехота училищесына билгеләнсә дә, соңрак контрразведка хезмәтенә алына. Мостафа Тимергалиев СМЕРШ, аннары МГБ органнарында хезмәт итә. Бу – катлаулы һәм җаваплы эш, ил иминлеген тәэмин итү белән бәйле була. Ул үз бурычын намус белән башкара. Әмма авыр еллар аның сәламәтлеген какшата: 1953 елда каты авырып, озак вакыт госпитальдә дәвалана һәм соңыннан сәламәтлеге аркасында хезмәттән китә.

Бертуганнарның язмышлары төрле булса да, аларны уртак сыйфат берләштерә – туган илгә чиксез мәхәббәт һәм тугрылык. Аларның батырлыгы, түземлеге һәм нык рухы бүгенге буын өчен үрнәк булып тора.

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә аларны аеруча сагынып искә алабыз. Чөнки мондый кешеләрнең батырлыгы – безнең тарих, безнең хәтер, безнең горурлык. Аларның даны мәңгелек!

Җәмилә Йарар, 3нче гимназиянең 9В сыйныфы укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев