Бакырчы мәдәният йортында «Хәзинә» фольклор коллективы кызлары төрледән-төрле чаралар уздыра
Кул эшләре белән шөгельләнү, төрле җепләр белән бәйләү, чигү дисеңме – бик күпләрнең яратып башкара торган шөгеле.
- Бу юлы да җыелышып сөйләштек тә кул эшләренә тотынырга булдык. Хатын-кызларыбызга кышкы озын кичләрдә кул эше белән шөгыльләнүдән дә мавыктыргыч нәрсә юктыр. Бер яктан караганда бу – вакытны файдалы итеп уздыру булса, икенче яктан – якыннарыңны матур-матур әйберләр белән сөендерү, аларга кул һәм күңел җылыңны бүләк итү. Алай гына да түгел, кул эшләре — сәламәтлек өчен дә бик файдалы икән, – дип сөйли Бакырчы авылы клубы мөдире Миләүшә Сәлахиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев